Бу көннәрдә Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде. Бу көнне эш эзләүчеләргә үзләренең вакансияләрен 5 предприятие вәкилләре тәкъдим иткән. Алар арасында "Кама-Сакс" ҖЧҖ, "Комфорт-Успех" ҖЧҖ, "Менделеевсказот" ҖЧҖ, "Л.Я.Карпов ис. Химзавод", 8 нче төрдәге Менделеевск махсус (төзекләндерүче) гомуми белем мәктәбе бар.
Эш бирүчеләргә тегүче, тегү җиһазлары операторы, хезмәт биналарын җыештыручы, кладовщик, савыт-саба юучы, слесарь-төзекләндерүче, урам себерүче, изолировщик, химик анализ лаборанты кебек белгечлекләр буенча 25 вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәдә 17 кеше катнашкан, 9ына эш урыннарына юллама тапшырылган.