Түбән Камада өлкәннәргә эш урыннары тәкъдим иткәннәр

2014 елның 10 октябре, җомга

8 октябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узган. Эшкә урнашу теләге булганнар өчен түбәндәге вакансияләр буенча эш тәкъдим ителгән: электромонтер, урам себерүче, биналарда  комплекслы  хезмәт күрсәтү буенча эшче, лифтчы, пешекче, фельдшер, шәфкать туташы, табиб, кер юу машинисты, тәрбияче, кастелянша, каравылчы һ.б.

Ярминкәгә 13 кеше килгән, шуларның сигезе кабаттан әңгәмә узарга чакыру алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International