Минзәлә “Умырзая” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагогик семинар узган

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Минзәләдә урнашкан “Умырзая” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шушы көннәрдә педагогик семинар уздырылган. Бу көнне 18 яшькә чаклы һәм 0-14 яшьлек инвалид балаларга тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын контрольләү, учреждениенең социаль адаптация бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрердәй иннвацион метод һәм формалар куллану мәсьәләре турында сөйләшү булган.

Яшь белгечләр кондуктив терапия методларын кулланып коррекцияләү белән танышканнар. Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар бик нәтиҗәле, чөнки белгечләр арасында тәҗрибә алмашу мөмкинлеге туа, алга таба нәтиҗәле эшчәнлеккә планнар куела, инвалид балаларны җәмгыятькә интеграцияләү һәм социализацияләү мәсьәләре чишелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International