Түбән Кама "Балкыш" социаль-тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янгын сүндерүчеләр белән очрашканнар

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Түбән Каманың балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар 63 нче янгын сүндерү бүлегендә булып кайтканнар. Малайлар һәм кызлар зур кызыксыну белән экскурсоводның янгын сүндерүчеләр күрсәткән батырлыклары турында сөйләгәнен тыңлаганнар, янгын сүндерү машиналарын, янгынга каршы көрәшүчеләрнең киемнәрен карап чыкканнар. 
Тыңланган лекциядән соң балалар янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренең сорауларына җавап биргәннәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм куркыныч булган очракта чылтырату өчен телефон номерларын искә төшергәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International