Арча “Исток Надежды” тернәкләндерү үзәге проектлары республиканың социаль-мәдәни проектлар конкурсында билгеләнгән

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Арчаның “Исток  Надежды” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге проектлары “РИТЭК” ААҖ һәм “Лукойл” хәрия фонды үткәрүче социаль-мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган. Алар “Мәдәният һәм спорт” һәм “Табигать дуслары” номинацияләрендә беренчелекне алган.

Грант акчаларына йомшак идәнле спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Шулай ук һөнәри видеокамера сатып алынып, экология темасына фото-видеоязмалар әзерләнәчәк. Бу балаларның экологик мәдәниятен күтәрер, дип өметләнә белгечләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International