ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Югары Осланда урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр өчен Югары Ослан авылы мәчетенә бару бик  истә калырлык вакыйга булган. Районның имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин барлык кешеләрне мәчетнең  барлыкка килү, аны төзү тарихы белән таныштырган. 

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүгенге көндә эшсез татарстанлылар үзләренә эшне 46488 вакансия арасыннан сайлый алалар.  Татарстан предприятиеләре бүгенге көндә нәкъ менә шулкадәр хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә.  
Бүгенге көндә Татарстанда 14734  кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 8 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә  кадәр булган   хисап атнасында 636 татарстанлы эшсез дип танылган. 

Шушы көннәрдә Яр Чаллы “Асылташ” балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар 57 нче политехник көллияттә укучы яшьләр белән очрашканнар. Бу көнне иҗади чара уздырылган.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Лаеш районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Йолдыз» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар. 


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Мәдәният елына багышланган чаралар уздыру кысаларында Чистайның “Салават күпере” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар туган як музеена хәйрия экскурсиясенә барганнар.

Арчаның “Исток  Надежды” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итүгә зур игътибар бирәләр. Шушы көннәрдә алар өчен Арчаның кирпеч заводына экскурсия оештырылган. Балалар чимал хәленнән алып кирпечне мичтән чыгу вакытына кадәр күзәтеп торганнар. 


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
16 нчы октябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачаклар. Әлеге чарада  "Горводзеленхоз", "Метроэлектротранс", "Водоканал" муниципаль унитар предприятиеләре, Казанның "Электроприбор" ААҖ  вәкилләре катнашачак. 
8-9 октябрьдә “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә “Социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм аларда балигъ булмаган балаларны учетка алу” мәгълүмати системасы белән эшләүчеләрнең белемен күтәрү буенча семинар узган. 

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт каршында эшләп килүче “Алтын яшь” доброволецлар отряды волонтерлары йортсыз хайваннар  өчен приюттан яхшы кәеф белән әйләнеп кайтканнар. Бу приют Алабуга шәһәре кырыенда урнашкан. Биредә 150 эт яши. Волонтерлар монда аларны карарга гына түгел, ә ояларны, территорияне дә җыештырырга, ояларны җылытырга ярдәм итәргә дип килгәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International