Бу көннәрдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Биредә “Шифа” һәм “Альянс” җитештерү-сәүдә компаниясе ҖЧҖләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре катнашты.
Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге белгечлекләр буенча 80 вакансия тәкъдим ителде: сатучы-кассир, сатучы-консультант, сәүдә залы администраторы, кладовщик, йөкче, тикшерүче һәм башкалар.
Чарага 130 кеше килгән, 105 кеше исә эш тәкъдим итүчеләрнең анкеталарын тутырган. Ярминкә барышында алар шулай ук эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырылган. Азнакайлыларның сорауларына җаваплар бирелгән.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләгән.