Татарстан Республикасы Хезмәт инспекциясеннән килгән мәгълүматка караганда, 6 нчы октябрьдән 10 нчы октябрьгә чаклы 2 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлем белән тәмамланган очрак 7 октябрь көнне Яр Чаллы “ТЭФ “КАМАтранссервис” ААҖдә булган. Автомобильләр төзекләндерү буенча слесарь ягулык цехында тормыш билгеләре сизелми торган хәлдә табып алынган.
Авыр бәхетсезлек очрагы Казанда урнашкан “Татнефть” – “Ак Барс” ҖЧҖдә булган. Хоккей уйнаган чакта Казан спорт сараенда хоккейчының казналыгы җәрәхәтләнгән.
Барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара.