Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Челныводоканал” ЯАҖ хезмәткәрләре өчен оештырылган очрашуда катнашканнар. Әңгәмә барышында ихтыяҗы булган гражданнар өчен социаль-көнкүреш, хокукый, медицина, психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү артуны йомшартуга максатчан субсидияләр бирү, дәүләттән матди ярдәм алу хакында сөйләгәннәр.
Сораулары булган кешеләргә тәфсилле, тулы җаваплар бирелгән. Һәрбер катнашучыга буклетлар таратылган.