Бөгелмә "Возрождение" тернәкләндерү үзәге белгечләре балаларның уеннарын файдалы итү ысулларын тәкъдим итәләр

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Бөгелмә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның иҗади, сөйләм мөмкинлекләрен үстерү темасына узган чираттагы мастер-класста  белгечләр әлеге мәсьәләне чишүнең берничә кызыклы ысулын тәкъдим иткәннәр.  Балаларның уен аша аралашуы файдалы да булсын өчен үзәк белгечләре А.Латифуллина, И.Лихачева ата-аналарга авыр булмаган сөйләм уеннары, үсештә ярдәм итә торган  пособиеләр кулланырга кирәклеген искәрткәннәр. Иң мөһиме - аларның барысын да өй шартларында ясап була.  Белгечләр сүзләренә караганда, кулланылышта булган  теләсә нинди предметны  "белем хәзинәсенә" әйләндереп, аннан баланы кызыксындырырлык кабатланмас пособие ясап була. Мисал өчен, гадәти, кисәкле рәсемнәр фикерләү сәләтен үстерергә, төс, форма, зурлык буенча бүленеш - кабул итү, танып белүне яхшыртырга, предметларны үзара чагыштыру - игътибарны арттырырга, балалар китапларындагы сюжетлы рәсемнәрне тасвирлау -  сөйләмне аңлаешлы итәргә ярдәм итә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International