27-28 ноябрь көннәрендә Мәскәүнең “Метрополь” кунакханәсе конференцияләр залында РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Фәннәр Академиясе, Россиянең геронтолог һәм гериатрлар ассоциациясе, В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды, медик-техник фәннәр Академиясе, “Россиянең социаль туризмы” гомурусия иҗтимагый проект-хәрәкәте тарафыннан “Актив озын гомерлелек дөньясы” дип исемләнгән IVнче халыкара социаль-медицина форумы уздырыла.
Бүген Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте үзәкләре белгечләре тарафыннан шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.
5-7 ноябрьдә “Экспоцентр” үзәгендә (Мәскәү шәһәре, Краснопресненская урамы, 14 нче йорт, 2 нче павильон) инде дүртенче тапкыр “50 плюс. Тәҗрибәле яшьнең барлык плюслары” дигән IVнче Халыкара форум-күргәзмә узачак. Бу чара өлкән яшьтәге кешеләргә, аларның хокук һәм мәнфәгатьләрен яклау, социаль статусларын саклау, актив гомерләрен озайтуга юнәлдерелгән.