Мәскәүдә “50 плюс. Тәҗрибәле яшьнең барлык плюслары” дигән IVнче Халыкара форум-күргәзмә узачак

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

5-7 ноябрьдә “Экспоцентр” үзәгендә (Мәскәү шәһәре, Краснопресненская урамы, 14 нче йорт, 2 нче павильон) инде дүртенче тапкыр “50 плюс. Тәҗрибәле яшьнең барлык плюслары”  дигән  IVнче Халыкара форум-күргәзмә узачак. Бу чара өлкән яшьтәге кешеләргә, аларның хокук һәм мәнфәгатьләрен яклау, социаль статусларын саклау, актив  гомерләрен озайтуга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасыннан бу чарага “Казан шәһәре” шәһәр округында “Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Н.В.Ибраһимова һәм Яшел Үзәндә урнашкан “Рәхәт”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры О.Пыжова барачак.

Форумның эшлекле программасындагы төп чара “Тәҗрибәле яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүнең халыкара һәм төбәк тәҗрибәсе” дигән Конференция булачак. Биредә РФ Хөкүмәте, РФ Федерация Советы,   төбәк җитәкчеләре, РФ Сәүдә-сәнәгать Палатасы, эшлекле структуралар, фәнни, халыкара, иҗтимагый, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнашыр дип көтелә.

“50 плюс” күргәзмәсенең тематик бүлекләре “50+” аудиториясенә керүчеләрнең барлык кызыксыну һәм ихтыяҗ өлкәләрен үз эченә алган. Биредә җәмгыять һәм дәүләт, көнкүреш һәм социаль хезмәтләр, финанс һәм хокук, уку һәм кызыксынулар, сәяхәт һәм ял, сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше, мода һәм матурлык та бар. Күп кенә эре компанияләр, Россия һәм халыкара бизнесның флагманнары бу форумда  уникаль продукт һәм хезмәтләр тәкъдим итәчәкләр. Алар барысы да өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын тагын да уңайлы һәм җайлы итүгә йөз тота.

Күргәзмә экспозициясе һәм дискуссия мәйданчыкларыннан  тыш, кунакларны китаплар тәкъдир итү, актив, сәламәт тормыш яшәү рәвеше буенча лекцияләр, концерт һәм иҗади очрашулар, төрле тармак белгечләренең белешмәләре  көтә.

Форумда катнашу бушлай.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International