Менделеевскта 23 кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Юность" Мәдәният йортында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Әлеге чарада “Л.Я Карпов исемендәге Химик заводы” ААҖе, “Менделеевсказот” ҖЧҖе, Яр Чаллыдагы “Содексо ЕвроАзия” ҖЧҖте, Ижаудагы “Медиа Технологияләр” ҖЧҖе һәм башка предприятиеләр вәкилләре катнашкан.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр  буенча 69
5 вакансия тәкъдим ителде: токарь, фрезеровщик, слесарь-төзекләндерүче, кладовщик, йөк төягеч машина йөртүчесе, сакчы-вахтер, инженер-конструктор, мастер, пешекче, кассир, кондитер, төрүче, казаннар ясау остасы, бухгалтер, тракторчы һәм башкалар.
Ярминкәгә 47 кеше килгән, аларның 23енә эш урыннарына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International