ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 20 нче октябрьдән  24 сенә чаклы 6 үлем белән тәмамланган, 1 төркемле һәм 2 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

23нче һәм 24нче октябрьдә Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.
Иртәгә Казанның Химиклар исемендәге Мәдәният сараенда Казан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылачак.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Бу көннәрдә Балтач районының Нөнәгәр авылында һәлак булган Бөек Ватан сугышы  ветераннарының гаилә әгъзаларына тантаналы рәвештә йортлар тапшырылды.

24
октябрь, 2014 ел
җомга

Шушы көннәрдә республиканың “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә  Балинт төркеменең чираттагы гамәли семинары узган. Темасы: “Аерылышу вакытында ир белән хатынга, һәм әти-әниләренең аерылышуын кичерүче балаларга ярдәм”. 

Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Карадан кала барлык төсләр”  дигән рәсем конкурсы узган. Әлеге чарада  авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаганнар катнашкан. 

Аксубай районында “Социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм аларда балигъ булмаган балаларны учетка алу” мәгълүмати системасы белән эшләүчеләрнең белемен күтәрү буенча зона семинары узган. 

Шушы көннәрдә Бөгелмә районы башкарма комитетында район башлыгы урынбасары катнашында инвалидлар һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узган. Әлеге чарада Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Эльвера Резванова катнашкан.

Шушы көннәрдә 1 нче номерлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары “Сталкер” дигән программа буенча уздырылган беренче дәрестә катнашканнар. Бу проект наркотикларга бәйлелекне кисәтүгә юнәлдерелгән, ел саен анда 50гә якын  яшүсмер катнаша. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International