Буа районында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләренә РФдә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында сөйләгәннәр

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Бүген Буада   социаль хезмәт күрсәтү  учреждениеләре белгечләре өчен  "РФдә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442 нче федераль законны тормышка ашыру буенча семинар уздырылган. 
Әлеге чарада Буа районы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең җитәкчеләре һәм 98 хезмәткәр катнашкан.  
Социаль яклау бүлеге Ләйлә Камалова белгечләрне РФдә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442 нче федераль закон нигезләре белән таныштырып үткән. Киләчәккә эш планын аңлаткан, бурычлар һәм перспективаларны билгеләгән.
Билгеләп үтик, әлеге закон 2013 нче елның 28 нче декабрендә имзаланган, 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International