Бүген Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте үзәкләре белгечләре тарафыннан шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.
Биредә шәһәрнең 60 оешма (МУП, "Бәхетле-1" ҖЧҖ, "Метроэлектротранс", "Водоканал" муниципаль унитар предприятиеләре һ.б.), 4 кадрлык агентлыклары вәкилләре катнашкан. Ярминкәгә килүчеләргә 22215 вакансия турында мәгълүмат бирелгән. Шуларның 3093ен предприятиеләр тәкъдим иткән.
Чара барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырган. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләгән.