Татарстанда эшче кулларга кытлык саклана бирә

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 44600 вакансия исәпләнә. 15 нчы октябрьдән алып 28 нче октябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 2344 кә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 22215 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр  – Яр Чаллы, Алабуга Түбән Кама һәм Менделеевскта күзәтелә.   Биредә 5427, 3958, 2038 һәм 1177 эшчегә ихтыяҗ бар.

Эш табу өчен  иң авыр җирлекләр булып Кайбыч, Чүпрәле һәм Алексеевск районнары исәпләнә. Аларда 19, 16 һәм 9 гына вакансия бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International