27-28 ноябрь көннәрендә Мәскәүнең “Метрополь” кунакханәсе конференцияләр залында РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Фәннәр Академиясе, Россиянең геронтолог һәм гериатрлар ассоциациясе, В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды, медик-техник фәннәр Академиясе, “Россиянең социаль туризмы” гомурусия иҗтимагый проект-хәрәкәте тарафыннан “Актив озын гомерлелек дөньясы” дип исемләнгән IVнче халыкара социаль-медицина форумы уздырыла.
Форумның максатлары хакимият органнары, фәнни даирәләр һәм гражданлык җәмгыяте арасында үзара йогынтының көчәюе, өлкәннәр мәнфәгатьләренә караган өстәмә дәүләт-иҗтимагый чаралар эшләп чыгарудан гыйбарәт.
Утырышларда РФ һәм аның субъектлары дәүләт хакимияте органнары, фәнни-тикшеренү институтлары җитәкчеләре, вәкилләре, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәт туклану, мәгариф, ММЧ өлкәсендә иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Форум кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча күргәзмәләр эшләячәк: актив озын гомерлелек өчен тауар һәм хезмәтләр (диагностик приборлар, тернәкләндерү җиһазлары, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча методика, чаралар, массаж аппаратлары, фармацевтика перпаратлары, энә белән дәвалау һ.б.); сәламәт туклану; медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре; санаторий, геронтология үзәкләре, пансионатлар; йорт өчен тауарлар: һава һәм су чистарту өчен җиһазлар, дозиметрлар, махсус мебель, савыт-саба, хуҗалык тауарлары, көнкүреш химия, йорт үсемлекләре; өлкәннәрнең уку, эшләү, ял итүен оештыру.
Форум программасында: күргәзмә программа, пленар һәм секция утырышлары (27 ноябрь, Мәскәүнең “Метрополь” кунакханәсе конференцияләр залы) һәм Мәскәү шәһәренең өлкән яшьтәге кешеләр өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә бару (28 ноябрь).