Казанда "Иҗат дөньясы" дигән республика хәйрия акциясе узачак

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
4 нче ноябрь көнне "Мега" сәүдә-күңел ачу үзәгендә ел саен үткәрелә торган "Иҗат дөньясы" дип исемләнгән  республика хәйрия акциясе узачак. Биредә Татарстан Республикасының махсус учреждениеләрендә тәрбияләнүче 200 бала һәм Казанның аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләреннән булган балалар катнашачак. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  һәм республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге  оештыра.
Балаларны бу көнне концерт программасы, тимераякта шуу, буйлы курчаклар белән истәлеккә фотолар, уен мәйданчыклары көтә. Монда исә оригами стилендәге открыткалар, хәрәкәтле уеннар оештырылачак.  Бәйрәм концерты кысаларында "Төрле төстәге балачак" дигән балалар рәсемнәре республика конкурсына йомгак  ясалу  да көтелә.
"Мин булмасам, кем" дигән хәйрия оешмасы яшь кунаклар өчен иҗади остаханәләр эшен дә оештырачак. Монда балалар аквагримм һәм һава шарларын модельләштерү серләренә төшенә ала. 
Бәйрәм хәйрия ашы белән тәмамлана.

  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International