Тукай районы "Шәфкать" үзәге белгечләре республика доброволецлар слетында катнашканнар

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Казанның "Регина" кунакханә-сәламәтләндерү комплексында республиканың 70ләп доброволец хәрәкәте вәкилләре катнашында доброволецларның  республика  слеты узган. Әлеге чарада Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече - "М.И.Г." доброволец отряды җитәкчесе И.Галиева катнашкан.
Слет барышында мастер-класс, укыту мәйданчыклары уздырылган. Аларның төп тематикасы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм психоактив матдәләр куллануны кисәтүдән гыйбарәт булган. 
Чара кысаларында шулай ук социаль конкурс рекламасы да уздырылган. Ике көн дәвамында катнашучылар социаль ролик төшерергә өйрәнгәннәр. Өченче көнгә исә үзләре социаль ролик иҗат итеп караганнар.  
Слетның соңгы көнендә  нәтиҗәләр ясалган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International