Буаның "Гармония" үзәге карамагындагы мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара уздырылган

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Буада урнашкан "Гармония"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе  белгечләре "Преодоление" клубында  чираттагы дәрес уздырылган. 
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен дәвалау-сәламәтләндерү чарасы шәһәрнең яшьләр паркында уздырылган.  Белгечләр тарафыннан кызыклы спорт программасы оештырылган. Кызлар һәм малайлар командаларга бүленеп,  төрле эстафеталарда көч сынашканнар.  
Чара ахырында балалар көз истәлегенә дип    кызыл миләштән матур көзге букетлар ясап, истәлекле бүләкләр отканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International