Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры ТР Дәүләт Советының V нче чакырылышының өченче утырышында катнашты. Биредә депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты проектын беренче укылышта карады. Эльмира Зарипова исә “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләрне көйләү” турында Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итү буенча доклад белән чыгыш ясады. Законнар базасындагы яңалыклар, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре клиентларына кагылачак үзгәрешләр турында да тәфсилләп сөйләп китте.
Бүген Зәйдә урнашкан “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Социаль хезмәткәрләр мәктәбе” кысаларында чара узган. Өлкәннәргә көндәлек тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итүче белгечләр төп эш юнәлешләре буенча белем дәрәҗәләрен күтәргәннәр.
Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Социаль кафе” проекты кысаларында “Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре” дигән чара узган.