ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры ТР Дәүләт Советының V нче чакырылышының өченче утырышында чыгыш ясады

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  ТР Дәүләт Советының V нче чакырылышының өченче утырышында катнашты. Биредә депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты проектын беренче укылышта карады. Эльмира Зарипова исә “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләрне көйләү” турында Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итү буенча доклад белән чыгыш ясады. Законнар базасындагы яңалыклар, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре клиентларына кагылачак үзгәрешләр турында да тәфсилләп сөйләп китте.

Билгеләп үтик, әлеге закон проекты 2013 нче елның 28 нче декабреннән “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”  442 нче  федераль законны тормышка ашыру кысаларында эшләнелгән. 442 нче закон үзе исә 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк һәм әлеге өлкәгә караган, хәзерге вакытта гамәлдә булган барлык төбәк һәм федераль  законнарны алыштырачак. Яңа закон белән  социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә яңа нигез төшенчәләр кертелә, социаль хезмәт күрсәтүнең яңа оештыру нигезләре кабул ителә, РФ субъектлары хакимият органнарының вәкаләтләре билгеләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International