30 октябрь көнне Лаешның “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә багышланган чара үткән. Башта Лаеш үзәк сырхауханәсе тарафыннан артериаль кан басымы һәм шикәр дәрәҗәсенә скрининг уздырылган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 24 нче октябрьдән 31нә чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 4 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.