Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Социаль кафе” проекты кысаларында “Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре” дигән чара узган.
Сәламәтлек дәресендә социаль эш буенча белгеч Рәмзилә Тютина яшүсмерләргә көз-кыш айларында иммунитет ныгыту, чыныгуның файдасы, озын гомерлелеккә тәэсир итүче факторлар турында сөйләгән. 120 яшькә чаклы яшәү өчен мәктәп укучылары үзләренә кагыйдәләр исемлеге төзегәннәр.
Әлеге чара наркотикларга каршы айлык кысаларында узган.
“Социаль кафе” – авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдән булган яшүсмерләр өчен махсус проект ул. Балалар бирегә көн саен ныгытып тукланырга, уйнарга һәм үзәк белгечләре белән аралашырга дип киләләр.