Бүген Казанда “Һәркем өчен уңайлы дөнья: каршылыксыз мохит формалаштыруда халыкара һәм үзебезнең тәҗрибә” дигән фәнни-гамәли конференция ачылды. Конференция эшендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте аппараты үзәк идарәсе, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар эшләре буенча Департаменты, ТР Министрлар Кабинеты, 48 төбәкнең инвалидлар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясенең 106 төбәгеннән 250 вәкил катнаша. Чарада шулай ук 5 чит ил: Германия, Франция, Белоруссия, Казахстан, Молдова; ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТРның башка министрлык һәм ведомстволары (“Уңайлы мохит” программасында катнашучылар), башка хакимият органнары, төзелеш һәм проект оешмалары, республиканың муниципаль берәмлекләре администрацияләрендә уңайлы мохит мәсьәләләре буенча эшләүче белгечләр, урынбасарлар, ММЧ вәкилләре, Казан дәүләт медицина университетыннан вәкилләр дә бар.
Конференциядә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, 3 ел эчендә программаны тормышка ашыруга Россия һәм Татарстан бюджетыннан 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Инвалидлар өчен өстенлекле булган тормыш итү өлкәләрендә 200дән артык объект җайлаштырылган. Объектларның исемлекләре ел саен формалаштырыла һәм инвалидларның иҗтимагый оешмалары тарафыннан раслана. Алар исә бу объектларга булган иҗтыяҗ һәм аларга йөрештән чыгып фикер йөртәләр.
Аннан тыш, министр сүзләренчә, күп чаралар сәламәтлек саклау өлкәсенә юнәлдерелгән. Бу объектларны адаптацияләү буенча чаралар сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү буенча эшләр белән берләштерелгән. Бу объектлар хәзер инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүчән төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыруның оптималь үрнәкләре булып торалар.
Эльмира Зарипова әйтүенчә, бик зур күләмдәге эш социаль яклау объектларында эшләнгән. Биредә гражданнарны кабул итү кабиналары видео-телефоннар белән җиһазланган. Начар ишетүче клиентлар белән эшләгәндә социаль яклау хезмәткәре видеотелефон аша сурдотәрҗемәче белән элемтәгә керә һәм шуның аша клиентка тиешле мәгълүматны җиткерә.
Үзенең чыгышын тәмамлап, Эльмира Зарипова якын киләчәктә безне зур максатчан эш көтелә, дип ассызыклады. Аның нәтиҗәсе социаль адаптацияләнгән инфраструктура булдыру да, мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата җәмгыятьнең мөнәсәбәтен үзгәртү дә булырга тиеш.