Яр Чаллының "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар күрсәтелә

2014 елның 31 октябре, җомга
Яр Чаллының "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар күрсәтелә. Шул исәптән хезмәт терапиясе дә актив кулланыла. Балалар агач остасы, тегү эшенә өйрәнәләр, кышкы бакчада эшләп, үсемлекләрне карауда ярдәм күрсәтәләр.
Чираттагы тапкыр өлкән төркемдәге балалар үзләренең һөнәри өстенлекләре турында сөйләшергә җыелганнар. Дәрестә алар үзләренә ошаган һөнәрләр турында гәп корып, табышмак, ребуслар чишкәннәр.  Музыкант һәм рәссам һөнәрләрен үзләшетереп караганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International