«Тәтеш балкышы» үзәге психологы наркотикларга каршы чара уздырган

2014 елның 31 октябре, җомга

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы һәм “ФОРПОСТ” отряды, аның педагогы белән Тәтешнең С.П.Ханжин исемендәге 1 нче мәктәбендә “Бергә без көчлерәк” дигән акция уздырылган. Чара “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында узган.

Укучылар арасында наркотикларга мөнәсәбәт темасына сораштыру үткәрелгән. Наркотикларга каршы тискәре карашны билгеләп укучылар плакатка смайликлар да ябыштырганнар. Кайберләре сәламәт яшәү темасына рәсемнәр ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International