Эльмира Зарипова “Ватаным Татарстан” газетасына интервью бирде

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 31 нче октябрь көнне, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың “Ватаным Татарстан” газетасына биргән интервьюсы дөнья күрәчәк. Биредә министр министрлыкның якын киләчәккә планнары, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелүче чаралар турында сөйли, Татарстанда Өлкәннәр декадасын уздыру нәтиҗәләре белән бүлешә.

Аннан тыш, министр Татарстанда “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”  442 нче  федераль законны тормышка ашыру турында тәфсилләп аңлата.

Интервьюда шулай ук инвалидларны эшкә урнаштыру, халыкның төрле категорияләренә социаль яклау чаралары күрсәтү турында да мәгълүмат бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International