Норлат “Гармония” комплекслы үзәгендә балаларны театр сәнгатенә җәлеп итәләр

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Норлат “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә патронатта торучы балалар арасында театр белән мавыгу көчле. “Яшәгән ди булган ди” программасы кысаларында белгечләр бармак, перчатка, хәтта стаканнан ясалган курчаклар кулланып, дәресләр үткәрәләр. Чираттагы дәрестә балалар пластмасс стаканнар һәм төсле кәгазьләрдән курчаклар ясарга өйрәнгәннәр. Аннан тыш, социаль педагог Р.Шәрипова һәм психолог Л.Төхвәтуллина балаларны башка төр курчаклар, аларның барылкка килү тарихы, милли үзенчәлекләре  белән таныштырганнар.

Үзләренә әкияти персонажлар сайлап, аларны ясаганнан соң балалар тулысынча  әкияти тамашага чумган. Һәркайсы теге яки бу әкият героена иң яхшы сыйфатлар  биреп, алар тарафыннан яхшы гамәлләр генә кылырга тырышкан.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International