Бүген Зәйдә урнашкан “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Социаль хезмәткәрләр мәктәбе” кысаларында чара узган. Өлкәннәргә көндәлек тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итүче белгечләр төп эш юнәлешләре буенча белем дәрәҗәләрен күтәргәннәр.
Бу көнне үзәк директоры Людмила Ларионова курсны тыңлаучыларга социаль хезмәт күрсәтүне регламентлаучы законнар базасындагы яңалыклар турында сөйләп киткән. “Безнең төпле белемебез, һөнәри әзерлегебез бар, шуңа күрә яңа закон нигезендә шундый ук социаль хезмәтләр күрсәтергә хокуклы шәхси оешмалар белән конкурент булу безгә зур кыенлыклар тудырмас”,- дигән ул.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән исә карамактагы гражданнарга хезмәт күрсәтү стандартын детальләп тикшергәннәр. Бу документның барлык нечкәлекләре турында бүлекчә мөдире Любовь Плешкова сөйләп киткән. Социаль хезмәткәрләр күрсәтелә торган хезмәтләр пакетын формалаштыруга нинди факторлар тәэсир итә, аларның эше нинди законнар белән регламентлана, хезмәтләренең сыйфаты ничек билгеләнә кебек сорауларга җаваплар ишетә алганнар. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы Светлана Сало карамактагы гражданнарга мошенниклардан, һава торышы үзгәрү нәтиҗәсендә туа торган куркынычылардан, кәеф начараюдан саклану турындагы мәгълүматны ничек дөрес итеп җиткерү турында да сөйләп киткән. Социаль хезмәткәрләр сәнгать һәм иҗатка нигезләнгән тернәкләндерү методы – арт-терапиянең мөһимлеге турында да мәгълүмат алганнар. Бу турыда психолог Мария Романова сөйләгән.
Курс тәмаланганнан соң социаль хезмәткәрләрне ял итү өчен галокамера – махсус тозлы бүлмәгә чакырганнар.
Белгечләр билгеләгәнчә, социаль хезмәткәрләрнең белемен үстерү өчен мондый дәресләр ай саен үткәрелеп килә.