Эшсез дип танылганнарның күбесе үз теләкләре белән эштән киткәннәр

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

15 нчы октябрьдән алып 28 нче октябрьгә кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының кимегәне күзәтелә. Бер атна эчендә республикада  бу күрсәткеч 55 кә төшкән. Татарстан буенча тулаем алганда 14672 кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 739 кеше эшсез калган. Аларның 543 се - эштән азат ителгәннәр. 420 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 37 кешенең эштән китүенә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнарның күбесе Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада яшәүчеләр. Биредә  теркәлгән эшсезләр саны 3429, 1964 һәм 1180 не тәшкил итә. Иң аз эшсезләр саны Менделеевскта    бары тик 107 кеше генә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International