Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россия Федерациясе субъектлары буенча хезмәт базарын мониторинглауны дәвам итә. Бу мәгълүмат төбәкләрдәге халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан оешмалар юкка чыгу, хезмәткәрләр штаты кыскару нәтиҗәсендә күзаллана торган эштән азат ителүләр турында бирелгән.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 5 нче ноябрьдән 7 сенә чаклы 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Менделеевскта урнашкан “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар тагын бер тапкыр үзләренең актив, талантлы икәнлекләрен “Кояш нурлары” дип исемләнгән конкурста катнашып исбатлаганнар. Бу конкурсны “Татэнергосбыт” уздырган.
Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтүгә багышланган социаль программалар республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры тарафыннан үткәрелгән конкурс 2 этапта уза. Сайлап алу этабында эксперт төркеме 53 учреждениедән 59 эшкә бәя биргән.
Казанның “Барс канатлары” коляскалардагы баскетболчылар клубына коляскаларда баскетбол Халыкара Федерациясеннән озак көттергән җавап килгән. Клуб бирегә халыкара ярышларда катнашу өчен гариза юллаган булган.
Иртәгә, 7 ноябрь көнне, Самарада Хәтер парады узачак. Ул 1941 нче елда Куйбышев шәһәрендә узган хәрби парадка багышлана. Әлеге чарада сугыш ветераннары, Татарстан Республикасының патриотик клублары вәкилләре катнашачак. Кичә аларны Самарага озату кичәсе булып үтте.