Министр Эльмира Зарипова Казан халкының сорауларына туры эфирда җавап бирде

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәүлек буе эшли торган “Эфир24”мәгълүмати телеканалында баручы “Төп хәбәрләр” тапшыруы кунагы булды. Туры эфир режимында барган тапшыру кысаларында министр Татарстан Республикасы делегациясенең Самарада 7 нче ноябрь көнне узган Хәтер Парадында катнашуы турында сөйләп китте. Әңгәмә барышында шулай ук  ук Россия Федерациясе халкына социаль хезмәт күрсәтү турында 442 нче яңа федераль закон чыгу сәбәпле социаль яклау системасында булачак яңарышлар, үзгәрешләр турында  да сөйләшү көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International