Менделеевск “Кама таңнары” приюты карамагындагы балалар “Кояш нурлары” дип исемләнгән конкурста катнашканнар

2014 елның 7 ноябре, җомга

Менделеевскта урнашкан  “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен  социаль приют карамагындагы балалар тагын бер тапкыр үзләренең актив, талантлы икәнлекләрен  “Кояш нурлары” дип исемләнгән конкурста катнашып исбатлаганнар. Бу конкурсны “Татэнергосбыт” уздырган.

Балалар энергияне саклау темасына рәсем, хикәя, шигырьләр иҗат иткәннәр. Мәктәп яшендәге балалар приютта электрчы эшләгәнне карап, бу һөнәр турында белемнәр алганнар. Алар хәтта “Дидактик лото” дигән уен уйнап, һөнәрләр дөньясы турында мәгълүмат та җыйганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International