Яр Чаллыда инвалид бала тәрбияләүче ялгыз аналарга матди ярдәм күрсәтелгән

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Яр Чаллы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә исәптә торган 30 гаиләгә матди ярдәм бирелгән. Бу гаиләләрдәге әниләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларын ялгызы гына тәрбиялиләр. Бу чарада “Безнең мирас” хәрия фонды попечительләр советы рәисе Венера Иванова, шәһәрнең Комсомольск районы башкарма комитетының оештыру эшләре бүлеге, аппарат башлыгы Гөлнар Әхмәтова, Комсомольск районы башлыгы урынбасары, социаль ярдәм бүлеге башлыгы Татьяна Скибина һәм “Доверие” үзәге директоры башлыгы Гөлнур Галләмова катнашкан. “Доверие” үзәге белгечләре сүзләренә караганда,  әлеге фонд тарафыннан оештырылучы хәйрия акцияләре инде күркәм традициягә әверелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International