Чирмешән районы "Изге гамәл" үзәгендә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында үткәрелүче конкурска йомгак ясаганнар

2014 елның 7 ноябре, җомга
Шушы көннәрдә Чирмешән районы "Изге гамәл"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Наркоманга хат" дигән иншалар конкурсына нәтиҗә ясаганнар. Бу конкурс "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында үткәрелгән. 
Конкурсның максаты наркотиклар кулланучы кешеләргә карата тискәре караш белдерү, балаларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып үткәрелә. 
Белгечләр тарафыннан 17 хезмәт каралган. Нәтиҗәдә, 1 нче урынны Анна Герман һәм Анастасия Семайкина бүлешкәннәр, 2 нче урынны Екатерина Матягина, 3 нче урынны исә Андрей Логинкин алган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International