Министр Эльмира Зарипова Татарстан Республикасы делегациясен Самарага Хәтер парадына озату кичәсендә катнашты

2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 7 ноябрь көнне, Самарада Хәтер парады узачак.  Ул 1941 нче елда Куйбышев шәһәрендә узган хәрби парадка багышлана. Әлеге чарада сугыш ветераннары, Татарстан Республикасының патриотик клублары вәкилләре катнашачак. Кичә аларны Самарага озату кичәсе булып үтте.

Татарстан делегациясен әлеге парадка озату тантанасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. “Бу парадның үз традицияләре барлыкка килде. Мисал өчен, безнең барабанчы суворовчылар Хәтер парадын ачалар.  Бу елны парадка Суворов училищесы курсантлары гына түгел, кадетлар да бара. Безнең аермалык – гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын уздыру буенча безнең киң планнар көтелә. Барлык тарихи истәлекле чараларда да Татарстаннан делегация катнашачак. Бүген исә ветераннарыбыз исән-сау, үзләрен яхшы хис итәләр”, - диде ул.

Татарстан делегациясе составында парадта Советлар Союзы Герое, ДОСААФ, РОСТО президиумнары, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары  комитеты, “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Борис Кириллович Кузнецов, Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары, инвалидлары иҗтимагый оешмасы рәисе - генерал-майор Әхәт Юлашев, “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, “Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокадалы герой-шәһәр Ленинградта яшәүчеләр” иҗтимагый оешмасы рәисе Антонина Рухлова, Татарстан Республикасының инвалидлар – фашизмның элекккеге балигъ булмаган тоткыннары иҗтимагый оешмасы рәисе  Рәхилә Абдуллина, сугыш ветераннары госпитале табиб-терапевты Васыл Хуҗәхмәтов, Бөек Ватан сугышында катнашучы Муфтах Нуретдинов, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Саломыков  катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International