“Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре районның берничә мәктәбендә төркемле тренинг дәресләре уздырган. Аларның максаты укучыларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәү, тормышларына зыян салырлык гадәтләр турында сөйләүдән гыйбарәт булган.
Зур Кукмара авылы фермеры Рәфкать Хәнәфиевка кунакка Кукмарада урнашкан “Милосердие” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар килгән.
Казанның “Здравушка” вокаль ансамбле ветераннары концерт буе Н.Бабкина репертуарыннан җырлар башкарганнар. Интернатта яшәүчеләр аларны бик сөенеп тыңлаган, алкышлар бер дә тынып тормаган.
“Россия Федерациясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” 442 нче Федераль законның 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керүе сәбәпле көтелә торган үзгәрешләр турында сөйләшү өчен Бөгелмәнең “Возрождение” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләрен һәм социаль педагогларын җыйдылар.
Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы йөкләмәсе буенча «АВАНГАРД» ПСК ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.