Казанның “Барс канатлары” коляскалардагы баскетболчылар клубына коляскаларда баскетбол Халыкара Федерациясеннән озак көттергән җавап килгән. Клуб бирегә халыкара ярышларда катнашу өчен гариза юллаган булган.
Безнең спортчыларны март аенда Еврокубокка ярышларда көтеп калалар. Уеннар Словениянең Брдо шәһәрендә уза, диелә документта. Казанның “Барс канатлары” коляскалардагы баскетболчылар клубы президенты Рифат Ганибаев сүзләренә караганда, Казан баскетболчыларның әзерлеге тиешле дәрәҗәдә. Чит халыкара аренага чыгу – клубның үсеш тарихында яңа этап ул. Нәтиҗәдә, бу ярышлар спортчыларның осталыгын чарларга ярдәм итәчәк.