Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 5 нче ноябрьдән 7 сенә чаклы 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
31 нче октябрьдә авыр җәрәхәтләргә китергән беренче очрак теркәлгән. Автобусны төзекләндерү эшләрен башкарганда транспорт домкраттан төшеп киткән һәм двигательнең поддоны белән "Фоника Гипс" ҖЧҖ хезмәткәренең башына суккан. Эшче арт маңгай сөягенә ябык сыну алган.
Икенче авыр бәхетсезлек очрагы 1 ноябрьдә булган. Казанның "Картон-полиграфия эшләнмәләре" предприятиясендә валларны юган чакта хезмәткәрнең кулы хәрәкәтләнүче механизмнар арасына кысылып калган. Нәтиҗәдә, аның сул кулында бармаклары өзелгән.
Үлемгә китергән һәм төркемле бәхетсезлек очраклары бу вакыт аралагында теркәлмәгән.