Казанда балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтүгә багышланган социаль программалар конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 7 ноябре, җомга

Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтүгә багышланган социаль программалар республика конкурсына йомгак ясалды.  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  тарафыннан үткәрелгән конкурс 2 этапта уза. Сайлап алу этабында эксперт төркеме 53 учреждениедән 59 эшкә бәя биргән.

Нәтиҗәдә, түбәндәге программалар җиңүче дип табылган.

“Җаваплы ата-ана булу, балаларны гаиләдә мәрхәмәтсез караш, көч кулланып тәрбияләү методларын кисәтү” номинациясендә:

1 нче урын: Алабуга “Ышаныч” комплекслы үзәгенең “7я” Социаль анти-кафе”сына;

2 нче урын: Әлки “Забота” үзәгенең “Балаларны көч кулланудан саклыйк” проектына;

3 нче урын: Түбән Кама “Балкыш” үзәгенең “Җаваплы ата-ана”  проектына бирелгән.

“Балигъ булмаганнар арасында көч куллануны кисәтү” номинациясендә:

1 нче урын: “Казанның Яңа Савин районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә ”Тынычлыкка юл” проекты өчен;

2 нче урын: Түбән Кама “Веста” үзәгенә “Олыгаю остаханәсе” өчен;

3 нче урын: Бөгелмәнең “Радуга” үзәгенә “Мәрхәмәтсезлек һәм көч кулланудан азат балачак” проекты өчен бирелгән.

“Балалар  волонтер хәрәкәте җәмгыятьтәге мәрхәмәтсезлек һәм көч куллануга каршы” номинациясендә:

1 нче урын: Арча “Мәрхәмәт үзәге”ндә (“Волонтерлар көч куллануга каршы”проекты);

2 нче урын: Кукмараның “Тылсым” үзәгенә “Колизей театры” проектына;

3 нче урын: Лениногорск “Исток-Башлангыч” үзәгенә “Ярдәм лигасы” проекты өчен тапшырыла.

“Социаль хезмәт һәм гаиләдә көч кулланудан саклау” номинациясендә:

1 нче урын: Тукай районы “Шәфкать” үзәгенә “Яхшы йорт” проекты өчен;

2 нче урын: Яшел Үзән “Родник” үзәгенә “Бала күз яшьләре өчен түгел” проекты өчен бирелә.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International