ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Яр Чаллы шәһәре  прокуратурасы йөкләмәсе буенча «ЭлектроМастерДВА» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар. 

Статистик мәгълүматларга караганда, 4 нче ноябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14695 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 23 кешегә артык. Эшсезлек дәрәҗәсе һаман да 0,72% тәшкил итә.

7 нче ноябрь көнне Самара шәһәрендә Хәтер парады узачак.  Ул 1941 нче елда Куйбышев шәһәрендә узган хәрби парадка багышлана. Әлеге чарада сугыш ветераннары, Татарстан Республикасының патриотик клублары вәкилләре катнашачак. 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 29 нчы октябрьдән алып 4 нче ноябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 74 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән.
12 нче ноябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылачак. Әлеге чарада районның 5 предприятиесе вәкилләре катнаша. 
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова  "Казанские ведомости" газетасы редакциясендә шәрәфле  кунак булачак. 
Кичә "Мега" сәүдә-күңел ачу үзәгендә ел саен үткәрелә торган "Иҗат дөньясы" дип исемләнгән  республика хәйрия акциясе уздырылды. Биредә Татарстан Республикасының махсус учреждениеләрендә тәрбияләнүче 200 бала һәм Казанның аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләреннән булган балалар катнашты

4
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Кукмараның “Милосердие” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Асия Борковских – хезмәт буенча инспектор - тәрбияләнүче балалар белән даими рәвештә кызыклы чаралар уздырып килә. 
Арчаның “Мәрхәмәт үзәге” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм психологы Утар-Атын мәктәбендә “Елама, кадерлем” дигән чара уздырган. 

3
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Алар әлеге чарага үзәк белгечләре игътибары астында булган 7-14 яшьлек балаларны чакырганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International