Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россия Федерациясе субъектлары буенча хезмәт базарын мониторинглауны дәвам итә. Бу мәгълүмат төбәкләрдәге халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан оешмалар юкка чыгу, хезмәткәрләр штаты кыскару нәтиҗәсендә күзаллана торган эштән азат ителүләр турында бирелгән.
24 нче сентябрьдән 22 нче октябрьгә чаклы мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр саны 3,3%ка кимеп, хәзер 783609 кеше тәшкил итә, - дип белдерде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин