ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
15 нче ноябрь көнне Татарстан башкаласында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар төбәк оешмасы башлангычы белән күрү буенча инвалидлар арасында “Җиңү салюты” Русиякүләм фестиваленең зона этабын ачу тантанасы узачак.  

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы быел төбәкләргә халыкның льготалы категорияләрен сәламәтләндерү өчен 2,3 миллард сум акча бүлеп бирде. Татарстанга 65 миллион сумга якын акча тиде.

“Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе кысаларында  Алабуга “Ышаныч”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары тарафыннан берничә чара үткәрелгән. 

Көзге каникуллар чорында Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати үзәге белгечләре аз тәэмин ителгән, күп балалалы, тулы булмаган гаиләләрдән булган һәм  мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Каһарманнар шәһәре” мультипликацион фильмын карауны оештырганнар. 
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова "Эфир24” мәгълүмати телеканалында баручы “"Тимофей Вагнер белән актуаль сөйләшү" тапшыруы кунагы булачак. 

“Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре районның берничә мәктәбендә төркемле тренинг дәресләре уздырган. Аларның максаты укучыларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәү, тормышларына зыян салырлык гадәтләр турында сөйләүдән гыйбарәт булган. 

Зур Кукмара авылы фермеры Рәфкать Хәнәфиевка кунакка  Кукмарада урнашкан “Милосердие” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар килгән. 

Казанның “Здравушка” вокаль ансамбле ветераннары концерт буе Н.Бабкина репертуарыннан җырлар башкарганнар. Интернатта яшәүчеләр аларны бик сөенеп тыңлаган, алкышлар бер дә тынып тормаган.

Бүген "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында Кукмарада урнашкан "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм "Волонтер-Кукмара" оешмасы тарафыннан 4 нче мәктәптә "Мин тормышны сайлым" дигән чара уздырылган.

“Россия Федерациясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” 442 нче Федераль законның 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керүе сәбәпле көтелә торган үзгәрешләр турында сөйләшү өчен Бөгелмәнең “Возрождение” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләрен һәм социаль педагогларын җыйдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International