Кукмара “Милосердие” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар җирле фермерда кунак булганнар

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Зур Кукмара авылы фермеры Рәфкать Хәнәфиевка кунакка  Кукмарада урнашкан “Милосердие” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар килгән.

Хуҗа балаларга атлар кышлый торган абзарны күрсәткән. Биредә балалар төрле төстәге, яшьтәге атларны, колынчакларны  күргәннәр. Алар арасында чабышларда катнашкан ат та бар. Атлар исә балаларны бик яратканнар, үзләре алар янына килгәннәр. Фермер исә трактор белән атларга ашарга салуын да күрсәткән.

Экскурсия ахырында Хәнәфиевлар гаиләсе яшь кунаклар өчен хәйрия ашы оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International