Көзге каникуллар чорында Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати үзәге белгечләре аз тәэмин ителгән, күп балалалы, тулы булмаган гаиләләрдән булган һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Каһарманнар шәһәре” мультипликацион фильмын карауны оештырганнар. Бу көнне чарада барлыгы 50 бала катнашкан.
Аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән тагын 24 бала “Родник” халык мәдәнияте үзәгендә күргәзмәгә барганнар. Биредә алар Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышкан. Балалар чуваш ызбасын, башкорт тирмәсен, украин өен караганнар, милли костюмнарны киеп караганнар, төрле халыкларның музыка коралларында уйнап караганнар.