Мөмкинлекләре чикләнгән 600 татарстанлы Евпаториягә ялга китте

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы быел төбәкләргә халыкның льготалы категорияләрен сәламәтләндерү өчен 2,3 миллард сум акча бүлеп бирде. Татарстанга 65 миллион сумга якын акча тиде.

ТР  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бу очракта үткәрелергә тиешле санатор-курорт дәвалануы белән тәэмин итүгә конкурслар уздырды.  Тендерны “Чайка”, “Северный”, “Орленок” һәм “Буревестник” санаторийлары отты. Алар барысы да Евпатория шәһәрендә урнашкан. Шул ук вакытта “Буревестник” мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру буенча бик зур эшләр башкарды, шуңа күрә бирегә  6 коляскадагы инвалидка юллама тапшырылды.

1 нче ноябрьдән 6 нчы ноябрьгә чаклы санатор-курорт дәвалануына, шулай ук дәвалану урынына бару-кайту өчен юл чыгымнарын каплауга хокукы булган  600  инвалид, шул исәптән 48 мөмкинлеге чикле бала “АК Барс Аэро” авиакомпаниясе самолетлары белән Симферопольгә,  ә аннан соң автобусларда санатор учреждениеләренә барып җитте.

Министрлык белгечләре гражданнарны  санатор дәвалануы белән тәэмин итү эшен даими рәвештә контрольдә тота. Казан аэропортында каршы алу, төркемнәр формалаштыру, теркәлү узу, Симфереполь аэропортында каршы алу, санаторийларга кадәр озатып бару – барлык этапларда да белгечләр ярдәм күрсәтә.  

Ел азагына кадәр безнең республикадан  1580 инвалид Кырымда  сәламәтлеген яхшырту мөмкинлегенә ия булачак.

Билгеләп үтик, бүген Татарстанның социаль яклау бүлекләрендә санаторийларга юллама алу өчен мөмкинлекләре чикле 31 мең кеше чиратта тора.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International