Бөгелмәнең “Возрождение” тернәкләндерү үзәге белгечләрен 442 нче Федераль закон белән таныштырдылар

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

“Россия Федерациясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” 442 нче Федераль законның 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керүе сәбәпле көтелә торган үзгәрешләр турында сөйләшү өчен Бөгелмәнең “Возрождение” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләрен һәм социаль педагогларын җыйдылар.

Бу көнне аеруча зур игътибар күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрләре, сыйфаты, шәхси программаларны тормышка ашыру кебек сорауларга бирелде. Социаль хезмәтләр алучылар, шулай ук аларны озатып йөрүчеләр әлеге федераль закон белән белгечләрдән сорап та, учреждение холлында куелган телевизор экраннары аша карап та таныша алалар.

Закон өйрәнүнең ахырында барлык белгечләргә дә тест уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International