Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәт коллективының чираттагы җыелышы нче елның 28 нче декабрендә имзаланган, 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк "РФдә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442 нче федераль закон турында сөйләшүгә багышланган.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Норлат шәһәре прокуратурасы йөкләмәсе буенча « Вита +» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.
Зәйдә урнашкан “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Тормыш сулышы” дигән яңа сәламәтләндерү программасы буенча эш башлый. Бу проект Зәй сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен махсус тозлы камера ярдәмендә сәламәтләндерүне күздә тота.
30 нчы октябрьдән 22 нче декабрьгә чаклы социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР хөкүмәте грантларын алуга республика конкурсы узачак. ТР Министрлар Кабинетының 2014 нче елның 30 нчы октябреннән тиешле карарын ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.